Татарстан Премьер-министры Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
6 Dec, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына ведомствоның яңа җитәкчесе Рафис Борһановны тәкъдим итте. Традиция буенча, яңа билгеләнгән министрга значок тапшырдылар. Алексей Песошин ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка яңа эш урынында уңышлар теләде.
Рафис Борһанов ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы җитәкчесе, ә соңрак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бишенче чакырылыш депутаты, икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек Комитеты җитәкчесе булып эшләгән иде.