Балтачта Укытучыга һәйкәл куелды
30 Nov, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңартылган район мәгариф идарәсе каршында Укытучыга һәйкәл куелды, дип яза район басмасы.
"Һәйкәл кую идеясе - район мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы комитетыныкы, без исә хуплап каршы алдык, – ди мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева. – Башта аны өскә күтәрелгән кулларга глобус тоттырып ясатырга, дип планлаштырган идек. Мәрхүм якташыбыз Азат абый Зыятдинов: “Укытучы дигәндә, без гомер-гомергә кара такта янында бер кулына - күрсәткеч таяк, икенче кулына китап тотып торган хатын-кызны күз алдына китерәбез”, – диде дә, аның киңәше белән нәкъ шундый образ туды".
Аның яныннан үткән һәрбер укытучы: “Бу бит миңа да куелган һәйкәл”, – дип уйласа, сөенсә иде, диелә район хәбәрендә.