Казан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен укытуны кайтаруны сорап гариза яза
20 Nov, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанның 34 нче номерлы татар-рус мәктәбе директоры урынбасары Нурия Гыймадиева сүзләренчә, татар теле дәресләрен кире кайтаруны сорап, мәктәп җитәкчелегенә ата-аналардан 60-70 гариза килеп ирешкән. Бу хакта ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруының соңгы чыгарылышында телеканал корреспондентына белдерде.
"Бу кыска гына арада эшләнгән эшләр. Әти-әниләр аларны аңлап та бетермәде", - ди директор урынбасары.