Татар теле укытучыларына куркып калмыйча, җиң сызганып эшләргә кирәк – Гөлнур Габдуллина
Күп профильле полилингваль 180 гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлнур Габдуллина бу вәзгыять белән укытучыларга куркып калмаска һәм җиң сызганып эшләргә кирәклеген әйтте.
“Бүгенге вәзгыятьне тынычрак кабул итеп, гимназиябездә 3нче вариант укыту планын сайлап алдык, шуларны әти-әниләргә тәкъдим иттек. Ул 3 сәгатьнең берсендә әдәбият укытабыз. Шушы 3 сәгатьлек дәресләрне дә эчтәлекле итеп, туган тел методикасын сыйфатлы итеп укытырбыз, дип уйлыйм. Моның өчен татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан зур көч, иҗади эшләү сорала. Укытучылар болай да бик тырыш, иҗади, барысы да 1, 2 югары категорияләргә ия. Телебезне яраткан кеше, укытучыларыбызны да яратып, телебезнең матурлыгын, байлыгын дәресләрдә бирә белә. Һичшиксез, татар теле югалып калмаячак. Татар теле бетәчәк дигән уй башка да килми, чөнки киң катлам хәзер үзара татар телендә аралаша башлады, халык саны һәм аралашу буенча татар теле Россиядә икенче урында тора. Гел зарланып кына утырырга кирәкми, ныклап, җиңне сызганып эшкә керешергә, программаларны үзгәртергә кирәк. Мин “Сәлам” дәреслеге буенча укытуны уңышлы дип саныйм. Бу дәреслек бездә дә кулланыла. Дәресләргә кергәч, балаларның татар телендә җөмләләр төзеп диалогка керә алуын күрәбез”, - дип сөйләде Гөлнур Габдуллина.
“Алдагы көннәргә ышаныч бар, хәзер тукталып калырга да, артка чигенергә дә кирәкми. Безнең укытучыларыбыз телне дә, яңа методикаларны да камил белә. Аларга курслар ачып, татар теленең җиңеләйтелгән вариантына өйрәтергә кирәк”, - диде ул.