Санкт-Петербургта Каюм Насыйрига багышланган лекция укыячаклар
13 Nov, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
18 нче ноябрь көнне Санкт-Петербург шәһәренең Милли әдәбият китапханәсендә "Каюм Насыйри – татар галиме һәм мәгърифәтчесе" дип исемләнгән лекция узачак.
Ул "Татар кунакханәсе" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Лекцияне Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри исемендәге белем бирү-мәдәни үзәк институты укытучысы Альбина Фәхразиева укыячак.
Чара 12.00 сәгатьтә башланачак. Анда керү – ирекле, диелә хәбәрдә.