Әдәби җәүһәрләр викторинасының октябрь ае җиңүчеләре
3 Nov, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле әдәбият һәм татар мәгарифен сөюче дусларыбыз!
Сезне Җамал Вәлидигә багышланган викторина нәтиҗәләре белән таныштырып үтәбез.
Викторинада барлыгы нибары 28 кеше катнашты. Алар арасыннан 4 кеше викторинаны үтә алмадылар - 40 баллдан кимрәк балл җыйдылар.
Әмма татар мәгарифе тарихы һәм Җамал Вәлидинең хезмәтләре белән яхшы таныш кулланучыларыбыз да бар иде. 11 кеше 90 нан артык, ә 6 кеше 100 балл җыеп үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр.
- I урынны 2 минут 33 секундта 100 балл җыйган Алабуга шәһәре Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы яулады.
- II урынны 2 минут 52 секундта 100 балл җыйган Камалова Алсу яулады. Әлегә бу кулланучы үз профилен тутырмаган. Профильне тутырмаган очракта Камалова Алсуга бернинди приз да, дипломнар да тапшырылмаячак. Шуңа күрә аның үз профилен якын арада тутыруын көтеп калабыз.
- III урынны 3 минут 38 секундта 100 балл җыйган Яшел Үзән районы Советлар Союзы Герое Н. Соболев исемендәге Васильево 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Төхбәтуллина Гөлүсә Дәүләтгали кызы яулады.
Викторинада Гүзәлия Наматова, Йолдыз Әхмәдиева һәм Нурия Әхмәдиевалар да югары күрсәткечкә ирештеләр.
"Әдәби җәүһәрләр" онлайн-викторинасында уңышлы катнашкан һәркемне чын күңелебездән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!