Укучыларның көзге каникуллары озайтыла
18 Oct, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
30 октябрь көнне мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Балалар бер атна дәвамында - 5 ноябрьгә кадәр ял итә алачак. 6 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителү сәбәпле, аларның яллары бер көнгә озайтыла. Нәтиҗәдә, балалар укырга 7 ноябрьдән генә керешәчәк, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.
“28 октябрь – соңгы уку көне – шимбә. Шуңа да, каникул 30 октябрьдән генә башлануына карамастан, балалар инде шимбәдән үк, чирек билгеләре чыгарылгач та, үз ялын планлаштыра ала”, - ди Лариса Сулима.
Каникул көннәренә күп санлы мәдәни, танып белү, туристлык, спорт чаралары билгеләнгән.