Мәскәүдә татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре фотолары күргәзмәсе эшли
13 Oct, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Россия дәүләт сәнгать китапханәсендә татар халкының күренекле мәгърифәтчеләре фотолары күргәзмәсе ачылды. Әлеге фотолар Татарстанның Милли китапханәсе фондыннан. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә 70кә якын фото урын алган. Алар арасында - күренекле мәгърифәтчеләрнең гаилә архивыннан булган фотолары да бар.