Россия мәктәпләре Интернетсыз калырга мөмкин
21 Oct, 2008 Сылу 0
Октябрь ахырында “Мәгариф” милли проекты кысаларында федераль бюджет хисабына глобаль челтәргә тоташтырылган 597 мәктәпнең интернет-трафикка түләү контрактының вакыты тәмамлана. Декабрь аена исә мондый мәктәпләр саны 23,5 меңгә җитәчәк. “Мәгариф” милли проекты буенча Интернет челтәренә кушылганнан соң ике ел дәвамында бу чыгымнарны федераль казна түләде. Ләкин ике елдан соң финанслауны үз кулына регионнар алырга тиеш.
Чыганак: www.5ballov.ru