Казан мөгаллиме Алмаз Хәмидуллин “Россия ел укытучысы” бәйгесендә катнаша
Бүген, 24 сентябрьдә, Сочи шәһәрендә 2017 елның “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе федераль этабы башланып китте. Бәйге финалында Россиянең 85 төбәгеннән педагоглар катнаша. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан шәһәренең Мәскәү районындагы 2нче лицей-интернат математика укытучысы Алмаз Хәмидуллин “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклап көрәшәчәк.
Бәйге традициясе буенча, федераль этап узган елгы сынауларда җиңгән укытучы яшәгән җирлектә уза. 2016 елда җиңүче булып Краснодар краеннан Армавир 7нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.М. Шагалов танылган иде.
”Мәгариф сәясәтчеләре түгәрәк өстәле” финал сынаулары Мәскәүдә Россия мәгариф һәм фән министры О.Ю. Васильева катнашында узачак.
2017 елның “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе Кремль дәүләт сараенда 5 октябрьдә бәйрәм концерты һәм җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү белән тәмамланачак.
Белешмә өчен: “Россия ел укытучысы” бәйгесе 1990 елдан бирле үткәрелеп килә.