Республиканың дәүләт теле булган татар телен укыту методикасын камилләштерү кирәк - юллама
... Тел сәясәте мәсьәләләре аеруча игътибар сорый. Дәүләт һәм туган телләрне өйрәнүне саклап калып, Мәгариф һәм фән министрлыгына рус телен белүнең югары дәрәҗәсен тәэмин итү кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юлламасында белдерде.
Президент әйтүенчә, моңа республикада Лев Толстой елын игълан итү дә теләктәшлек итәчәк. Шул ук вакытта республиканың дәүләт теле буларак татар телен укыту методикасын камилләштерү кирәк. Милли педагогика институты базасында укытучыларны әзерләү һәм яңадан әзерләү зарур. Телләрне өйрәтүдә, беренче чиратта, коммуникатив күнекмәләрне үстерү кирәк. Бу бурычлар берничә тапкыр мәгариф һәм фән министрлыгы алдына куелды, әмма башкарылган эш нәтиҗәсе зур түгел һәм халыкта ризасызлык уята. Мәгариф һәм фән министрлыгына нәтиҗә ясап, тиешле чарасын күрү кирәк. ...