Түбән Новгородта татар теле курслары яңартыла
20 Sep, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете каршында эшләп килә торган “Ихсан” якшәмбе мәктәбе татар теле курсларын яңарта. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Түбән Новгородта татарлар автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Курсларга балалар белән бергә олылар да йөри алачак. Аларга Казан әдәби телен өйрәтәчәкләр. Курслар атна саен икешәр сәгать дәвам итәр дип планлаштырыла.
Беренче дәрес 24 сентябрьгә билгеләнгән.