Алабугада VIII Халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылачак
6 Aug, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
7-9 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә КФУның Алабуга институты педагоглар форумын уздырачак. Халыкара мәктәп укытучылары форумы ел саен уздырыла. Әлеге фестиваль - КФУның танылган фәнни бренды, ул Россия Федерациясенең интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән.
Сигезенче фестивальнең темасы – “Яңа буын федераль белем бирү стандартлары – мәктәптә белем бирүнең яңартылган методикасы”.