Җәйге каникуллар алдыннан Татарстанда "Игътибар – балалар!" акциясе башланды
Татарстанда балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтү максатыннан "Игътибар – балалар!" акциясе башланды. Ул 15 май – 5 июнь көннәрендә үтәчәк, дип хәбәр итә республика буенча ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте.
Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү өчен рейдларга чыгачак. Юлда балаларны махсус кресло кулланып йөртү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирүенә игътибар ителәчәк.
Шулай ук Татарстан дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналар өчен кисәтү акцияләре, җыелышлар үткәрергә ниятли. Ә сәламәтләндерү лагерьларындагы балалар өчен ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре төрле конкурс, викторина һәм башка чаралар әзерләгән. Мәгариф оешмалары һәм һәм сәламәтләндерү лагерьларына якын юллар да игътибарсыз калмаячак.
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры ТР ЮХИДИ Идарәсе белән берлектә 2017 елның май-июнь айларында Татарстан Республикасы районнары һәм авылларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатында балалар өчен “Светофорда кунакта” (Аманулла) спектаклен күрсәтәчәк.
Сүз уңаеннан, агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәр булган балалар катнашында 141 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике бала һәлак булган һәм 146 кеше тән җәрәхәте алган.