Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" дип танылды
Татарстанның ике дәүләт теле – татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында, республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда кукмаралылар да катнашты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.
Конкурс комиссиясе вәкилләре, Кукмарага килеп, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы көннәрдә Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы (мөдир Гөлназ Зыятдинова, өлкән тәрбияче Гөлназ Нәҗипова), җиңүчеләр исемлегенә кереп, җиңүче дипломы, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты – 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.