Анна Кузнецова гаилә тормышына әзерлекне мәктәпләрдән башларга чакыра
Россия президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова гаилә тормышына әзерлекне мәктәпләрдән башларга кирәклеген әйтте. Бу хакта ТАСС яза.
"Бүген мәктәп тәрбия ягына борылды. Гаилә тормышына әзерләнү турында сөйләү мөһим, безнең балаларның аңында гаилә кешесе һәм тулы сәламәт гаилә образын тудырырга кирәк", - дип белдерде Кузнецова Белгородта узган бала хокуклары буенча төбәк вәкилләренең җыен ачылышындагы чыгышында.
Кузнецова нәкъ менә мәктәптән башланган гаилә тормышына әзерлек нәтиҗәле кисәтү чарасы булырга мөмкин, дип саный.
Омбудсмен шул ук вакытта гаилә тормышына әзерләү буенча нинди дәресләр яки әзерлек курслары кирәк булачагын аңлатмады. Бары тик “Күп кенә төбәкләрдә тиешле практика инде эшләнелгән", - диде.