Депутатлар Арча педагогия көллиятендәге утырышта укытучылар әзерләү мәсьәләсен караячак
11 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Арча Педагогия көллиятендә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы була. Көн тәртибенә 4 мәсьәлә чыгарыла. Төп мәсьәләләрнең берсе профессиональ белем бирү системасы өчен педагогик кадрлар әзерләүгә бәйле. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
Көн тәртибендә каралачак сораулар арасында "Татарстан Республикасында матди булмаган байлыклар турында"гы закон проекты (I укылыш), "Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри экземпляры турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү ханында" закон проекты, федераль закон проектлары бар.