Нәби Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигыре (технологик карта)
2 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Гыйбасева Эльмира Мансур кызы, ТР Апас районы Биеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
- Укучылар, без бер-беребезгә бик еш бәхет телибез. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар.
- Дәрестә без “Бәхет – нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез. Безгә Нәүби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була.
Шигырьне матур, дөрес, сәнгатьле итеп уку. Аның эчтәлеген аңлау һәм истә калдыру.
- Укучылар, бу шигырьне ничә өлешкә бүлеп була? Сез бүлекләргә нинди исемнәр бирер идегез? Әсәргә анализ ясарга керешкәнче, әйдәгез, сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Нәби Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигыре (технологик карта) | 353.41 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: