Казанда узган конференциядә тарих укытучылары укыту тәҗрибәләре белән уртаклашты
Төрле тарихи, кызыклы урыннарга алып бару, походлар оештыру укучыларның күңелендә сакланып кала. Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Розалия Фәхретдинова шулай дип саный. Бу хакта ул кичә, 29 мартта, “Тарих” фәнен укытканда татар халкы тарихы” темасына секция утырышында белдерде. “Түгәрәк өстәл” рәвешендә утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Тарихи-мәдәни стандарт контекстында "Тарих" предметының этномәдәни һәм төбәк өлеше" темасына республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында үткәрелде. Утырышта Тарих институтының хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х. Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов катнашты.
Розалия Фәхретдинова тарих фәнен укытканда авыл һәм шәһәр тарихын файдалану турында сөйләде. Ул чыгышының максаты итеп җирле материалардан файдалану формаларын, ысулларын һәм төрләрен күрсәтүне куйган. “5 нче сыйныфта борынгы заман тарихын өйрәнгәндә, Татарстан тарихының “Идел һәм Чулман буенча борынгы кабиләләр” исемле беренче темасы буенча Тәтешнең туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырып була. Анда укучы борынгы кешенең көнкүреше белән таныша. Археологик казулар вакытында, Тәтеш районының Бессоново авылында (элеккеге “Кызыл балчык авылында) бозлык чорындагы борынгы торулыклар табылган. 6 нчы сыйныфта урта гасыр чорын өйрәнгәндә, район музеена “Болгар тарихы” бүлегенә, җәен “Болгар” музей-тыюлыгына сәяхәт оештырырга кирәк. 7-10 сыйныфларда Казан тарихын өйрәнгәндә, укучылар өчен Татарстанның Милли музеена сәяхәт оештырып була. 8 нче сыйныфта XIX гасыр тарихын өйрәнгәндә, Тәтеш педагогия көллиятендә чуваш мәгърифәтчесе Сеспель тормышы белән танышу, 1812 елгы Ватан сугышы герое Надежда Дурова, декабристлар, Шишкин музее, Марина Цветаева турында мәгълүмат туплау өчен, укыту процессын Алабуга шәһәре белән бәйләү отышлы”, - дип билгеләп узды Розалия ханым.
Ул үзләрендәге истәлекле урыннарга тукталып, Тәтеш районының Долгая Поляна авылында Молоствовлар биләмәсе белән якыннанрак танышу, районның көнбатышында Ульяновск белән Кошки-Новотимбаево авылында чуваш язучысы Иван Яковлев музеена бару, Пролей-Каша авылында Гражданнар сугышы геройларына багышланган монументны барып күрү мөмкинлеге булуын әйтте. Розалия Фәхретдинова Тәтеш районындагы авыл тарихларын өйрәтүгә дә игътибар юнәлтүен белдерде. Гомумән алганда, ул укучыларны төрле урыннарга алып чыгып йөрүен әйтеп: “Экскурсия, походлар укучыларның күңелендә сакланып кала”, - диде. Тарих укытучысы укучылары белән 43 километр араны велосипедта йөреп кайтырга да җөрьәт иткән. Балаларны төрле тарихи истәлекле урыннарга алып бару әһәмиятен башка укытучылар да хуплады.
Казанның Идел буе районы 114 нче мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Кадрия Нигъмәтуллина волонтерлык тәҗрибәсе, анда балаларны да җәлеп итүе, волонтерлыкта да Татарстан һәм татар халкы тарихы чагылыш табуы турында сөйләде.
Арча районы Урта Пошалым мәктәбенең тарих укытучысы Фердинанд Рәхимҗанов тарихка карата укучыларның кызыксынуы артуын билгеләп үтте. “Дәреслекләр бүгенге көндә бик күп. Барысы да камил дип әйтеп булмый, шулай да соңгы чыга башлаганнары эчтәлеге, структура ягыннан да камилрәк. Менә ул татар-монгол изүе төшенчәсен дә күптәннән алып ташларга кирәк иде, юкса татар халкының чынлыкта нинди халык икәнен дөрес күз алдына китермәскә дә мөмкиннәр, шуңа күрә, төшереп калдыру кирәк, бу фикер белән килешәм”, - диде.