Белем.ру порталында сертификатлар сорату мөмкинлеге торгызылды!
29 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Белем.ру порталының төрле акция һәм бәйгеләрендә актив катнашучылар!
Белем.ру порталының эшчәнлеген кайгыртып торучы Татнетны үстерү фондының банк реквизитлары яңартылды һәм сертификатлар сорату мөмкинлеге торгызылды. Инде бүгеннән башлап Белем.ру порталында ресурс урнаштыру һәм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесен уңышлы үтү турында сертификат һәм дипломнар сората аласыз.
Түләү бәяләре шул ук калды. Әлеге акчалар Белем.ру порталын алып бару һәм татар мәгарифе өлкәсендә файдалы бәйгеләрне оештыруга тотылачак.
Сертификатлар һәм дипломнарны http://belem.ru/payment адресы буенча күчеп соратып алып була.
Ихтирам белән, Белем.ру порталы