Казанда 2020 елга кадәр 4896 укучыга исәпләнгән 4 мәктәп төзеләчәк
Казанның ике мәктәбе инде яңа уку елында укучыларны кабул итәргә тиеш. Бу вакытка кадәр 2-нче Азино урамындагы мәктәпне төзеп бетерү һәм кулланышка тапшыру планлаштырыла. Ачылышы планлаштырылган тагын бер мәктәп – “Җиденче күк” микрорайонында урнашкан, дип хәбәр ителә Казан мэриясе рәсми сайтында.
Мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 2020 елга кадәр 4896 урынга дүрт гомуми белем бирү учреждениесе төзеләчәк. Бу хакта “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Илсур Метшин 2-нче Азино урамындагы мәктәп, финанс мәсьәләләре белән тоткарлыклар булуга карамастан, төзеләчәген җиткерде. “Без Россия Президенты Владимир Путинның 2015 елдагы юлламасында яңгыраткан федераль программага зур өметләр багладык. Һәм менә беренче федераль акчалар күчте, мәктәп шуларга төзеләчәк тә”, - диде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 2020 елга кадәр мәктәпләр төзү федераль программасы буенча Казанда 4896 урынга дүрт мәктәп төзеләчәк.