"Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесенең март ае Галимҗан Ибраһимовка багышлана
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары, татар әдәбиятын сөючеләр!
Әле кайчан гына без "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче викторинасын башлап җибәргән идек. Бәйгенең язмышы нинди булыр икән, финал өлешен ни рәвешле итеп үткәрербез дип Татарстан язучылар берлеге белән берлектә киңәшләшеп, уйлап йөри идек. Инде менә беренче түгел, ә икенче бәйгенең дә соңгы викторинасы темасын игълан итәр вакыт җитте. Быел март аен без татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, хезмәт батыры Галимҗан Ибраһимовка (12.03.1887 - 21.01.1938) багышлыйбыз.
Галимҗан Ибраһимовка багышланган интернет-ресурслар инде Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә урнаштырыла башлады. Сез татар әдәбияты классигының тормыш юлы һәм иҗаты белән инде бүгеннән үк якыннан таныша башлый аласыз. Ә инде айның соңгы көнендә - 31 март көнне II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең җиденче финалисты ачыкланачак. Беренче турның иң-иң белемле һәм эрудицияле катнашучылары татар әдәбияты галимнәре, язучылар, шагыйрьләр каршында бәйгенең төп бүләге - гран-при өчен көрәшәчәкләр.
Барлык кулланучыларыбызга да татар әдәбияты белән танышуда уңышлар телибез! Белмнәребез үзебез өчен дә, татар әдәбияты үсеше өчен дә файдага гына булыр, дип ышанып калабыз.