28 февраль көнне Белем.ру порталында Ибраһим Газига багышланган онлайн-викторина үтәчәк
27 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле китап укучылар, татар әдәбиятын сөючеләр һәм порталыбызның калган кулланучылары!
Сезне II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең алтынчы викторинасында катнашырга чакырабыз. Февраль ае викторинасы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газига (04.02.1907 - 21.02.1971) багышлана.
Викторина 28 февраль көнне 24 сәгать дәвамында http://belem.ru/adabi-jauharlar-02-17 адресы буенча ачык булачак.
Барлык кулланучыларыбызга да уңышлар телибез! Белемле булыйк, әдәби җәүһәрләрне хәтеребездә гомерлеккә саклыйк!