"Әдәбиятта чишмә образы" (фәнни-тикшеренү эше)
Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмә яшәүдән туктаса, елга-күлләрдә су бетәчәк, авылда ямь калмаячак.
Әби-бабаларыбыз заманында чишмәләргә игътибар зур булган. Аерым кешеләр чишмә-чыганакларны карап торган. Чишмә башларын күз карасыдай саклаганнар. Кеше исемнәре белән аталган чишмәләр шул караган кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштергән.
Авылларның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Матур урыннарны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә ага торган калкулыклары булган урынны сайлаганнар.
Салкын чишмә суы әле хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. Кунак-мазар килсә дә, берәрсе ерак юлдан кайтса да, җиңгиләр иң башта чәй куярга, чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. “Суыбыз тәмле безнең!” – дип чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар.
Чишмәләр – яшьләрнең очрашу урыны, гашыйклар ай яктысында чишмә янына басып, сөйгәннәрен күрергә, аларның исәнлеген белергә теләгәннәр, тугрылыгын сораганнар.
Чишмә суына иң элек йөзек төшерергә кирәк булган. Йөзек салынган суда сөйгән ярларының йөзекләрен күреп, аның сагышлымы, шатлыклымы икәнлеген белергә мөмкин, – дип уйлаганнар.
Элек чишмәләр янында уеннар, кичәләр оештырганнар. Кич буе ямьле болында хәтфә кәләпүшләр, чигүле түбәтәйләр җемелдәшкән, кызларның матур яулыклары җилфердәгән.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Әдәбиятта чишмә образы" (фәнни-тикшеренү эше, Белем.ру порталы редакциясендә) | 30.05 KB |