Аксубайда исерек мәктәп автобусы йөртүчесе тотылган
19 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Аксубайда мәктәп укучыларын йөртүче исерек хәлдә тоткарланган, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.
Шимбә көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубай-Федоровка автоюлының 15 чакрымында Ford Transit мәктәп автобусын туктаталар. Ул 20 баланы һәм аларны озатып килүчене уку урынына илтә торган була. Тикшерү барышында 44 яшьлек машина йөртүченең исерек хәлдә булуы ачыклана.
Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов автобус йөртүчесе һәм урындагы затларга карата административ беркетмәләр төзелгән, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, дип белдерде.