2017 елда 700 меңнән артык мәктәп укучысы БДИ тапшырачак
16 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
700 меңнән артык мәктәп укучысы 2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга язылган инде. Бу хакта чәршәмбе көнне Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов җиткерде, дип хәбәр итә Риа-Новости.
"Быел беренчел мәгълүматлар буенча катнашучылар саны 700 мең — бу 23 мартта башланачак алдан тапшыру этабында да да һәм төп дулкында тапшыручылар да", — диде Кравцов чәршәмбе көнне 2017 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү мәсьәләләре буенча бөтенроссия ата-аналар белән очрашуында.
Ул бу санга узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары да керүен билгеләп үтте. "Ешрак физика, химияне сайлыйлар — узган ел булган бу тенденция саклана ", — дип өстәде Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы.