Белем.ру порталы кулланучыларына - Габдулла Кариев театры спектакльләренә 8% ташлама!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Укытучылар, укучылар, татар мәгарифе һәм мәдәнияте белән даими кызыксынучылар!
Белем.ру порталы үз кулланучылары өчен даими рәвештә төрле конкурслар, бәйге-акцияләр оештырып тора һәм аеруча актив кулланучыларны бүләкләргә ярата. Үз эшенең остасы булган белемле кулланучыларыбызга китаплар, электрон китаплар, хәтта ноутбуклар да бүләк иткәнебез бар. Мондый эшләр башкарырга безгә күп санлы партнерларыбыз һәм өлешчә дәүләт ярдәм итә. Форсаттан файдаланып аларга зур рәхмәт әйтәсебез килә.
Партнерларыбыз ярдәме белән без үз кулланучыларыбызга бүләкләр өләшүне дәвам итәргә булдык. Әле күптән түгел безнең тагын бер якын дус партнерыбыз артты. Ул - Габдулла Кариев театры. Һәм Габдулла Кариев театрыннан Белем.ру порталының барлык кулланучылары өчен бүләк бар! Ул Г.Кариев театрының барлык кичке сеансларына - 8% ташлама! Белем.ру порталы кулланучылары 250 сумлык спектакльләргә нибары 230 сум түләп керә ала.
Әлеге ташламадан файдалану өчен порталда авторизация үтеп керергә һәм теркәлгән кулланучыларга күренә торган купонны кәгазьгә бастырып яисә смартфон экранына төшереп театрга килергә кирәк. Кассадан билет алганда әлеге купонны күрсәтегез һәм үзегезнең Белем.ру порталы дусты икәнегезне хәбәр итегез.
Купон инде иртәгәдән башлап үз көченә керә. Февраль аенда сезне түбәндәге спектакльләр көтә:
- 14 февраль - "Ширбәт ае";
- 16 февраль - "Гашыйклар утравы";
- 22 февраль - "Нигез ташлары".
Афиша белән http://karievteatr.ru/afisha/ адресы буенча күчеп танышырга мөмкин. Ай саен купоннар үзгәреп торачак. Тамашачылар саны арткан саен театр Белем.ру порталы кулланучыларына ташламаларны арттырачак. Спектакльләр турында фикер-тәэсирләрегезне Габдулла Кариев театрының рәсми төркемендә язып калдыра аласыз.
Ял кичләрегез матур һәм файдалы үтсен, дип теләп калабыз!