Бүген балалар шагыйре Рафис Корбан юбилей кичәсен үткәрә
Бүген Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында шагыйрь Рафис Корбанның 60 еллыгына багышланган иҗат кичәсе була. Кичә турындагы мәгълүмат Татарстан Мәдәният министрлыгы планына кертелгән. Кичәгә төрле республикалардан Рафис Корбанның каләмдәшләре дә киләчәк.
“Кабардино-Балкариядән Муталип Беппаев, Якутиядән Иван Мигалкин, Мари Эльдән Геннадий Ояр, Чувашиядән Валери Тургай, Юрий Семендерлар килә. Алар белән хезмәттәшлек иттек, хәзер дә дуслар”, – диде язучы. Ул якын дусларын, үзен хөрмәт иткән иҗатташларын, үз укучыларын җыеп, тыныч кичә үткәрү яклы.
Программада - Зөһрә Сәхабиева, Гөлзада Сафиуллина, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Георгий Ибушев, Резидә Төхфәтуллина һәм Айдар Фәйзрахмановның җитәкчелегендәге дәүләт фольклор ансамбле чыгышы.
Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Белеп тору өчен: Рафис Корбан – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, 2012 - 2016 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе иде.