"Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм бәйгесе Ибраһим Газиның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга чакыра
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөюче дуслар!
Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә үткәрелә торган россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең ферваль ае онлайн-викторинасы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газига (04.02.1907 - 21.02.1971) багышланачак. Викторина 28 февраль көнне Белем.ру порталында үтәчәк.
Ибраһим Гази турында мәгълүмат инде Ресурслар бүлегендә урнаштырыла башлады: http://belem.ru/node/7163. Әлбәттә, викторинада яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен әлеге мәгълүмат кына аз булачак. Сезне китапханәләргә юлны искә төшерергә, үзебезнең әдипләрнең әсәрләре белән якыннанрак танышырга чакырабыз. Барыгызга да уңышлар телибез!
ps. Әйтеп үткәнебезчә, викторинаны гадел узмаган кулланучыларыбыз исемлеге порталыбызда урнаштырылачак. Гадел булыйк, үз-үзебезне алдаудан татар әдәбиятына файда юк.
Фикерләр
Алия Садриева
6 Февраль, 2017 - 11:02
Permalink
Ибраһим Газиның иҗатын сайлавыгыз сөендерде!
Ибраһим Газиның иҗатын сайлавыгыз сөендерде!Язучының биографиясенә караганда, әсәрләренә күбрәк тукталсагыз иде.Өзекләр китерү, портретны, пейзажны тану.Мин үзем әдәби әсәрләр укуны кирәк саныйм.Искиткеч матур, тәрбияви әсәрләре бар. Тәнкыйть түгел, фикеремне генә җиткерәм.
Садриева Алия