"Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе
3 Feb, 2017 Раил Гатауллин 1
Чыганак:
2017 нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында тикшереп карый алалар. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.
Акциянең максаты – ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 30 минут бирелә.
Имтихан биремнәрен эшләүдә республиканың барлык районнары да катнашачак. Казанда имтиханны 116нчы лицейда язачаклар. Катнашу – ирекле.
Фикерләр
Раил Гатауллин
3 Февраль, 2017 - 19:30
Permalink
Ата-аналар өчен БДИ оештыручыларга
Өлкәннәр бала түгелләр,
Балалар түгел өлкән!
Өлкәннәр инде чыныккан,
Нервлар ныгыган күптән.
Ә балалар - ныгымаган,
Язмышлары - билгесез.
Шуңа да бу ЕГЭны
Сез - иптәш ата-аналар,
Стресс кичерми бирерсез...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин