Татарстанга яңа мәктәпләр өчен 771 миллион сум акча каралган
Россия Хөкүмәте 2017 елда мәктәпләрдә яңа урыннар булдыруга 25 млрд. сум акча бүлеп бирә. 28 гыйнварда имзаланган тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында басылган.
«Федераль бюджеттан 25 млрд. субсидия 57 Федерация субъекты бюджетларына төбәк программалары буенча мәктәпләрдә яңа урыннар булдырудагы чыгымнарга өстәмә рәвештә бүленде», – диелгән хәбәрдә.
Акчалар 2013-2020 елларда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында бирелә.
«Кабул ителгән карар сыйфатлы гомумбелем алуга ярдәм итәчәк. 2017 елда гомумбелем оешмаларында 98 меңнән дә ким булмаган яңа урын булдырылачак», – дип ачыклык кертә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
Федераль бюджеттан Татарстанга 771978,9 мең сум өлеш чыккан. Иң күп акча Чечен республикасы белән Дагыстанга – 1,28 һәм 1,25 млрд. сум, ә иң азы Мари Иленә (99 млн.сум) туры килә.