“Безгә сүзлек кирәкме?”
«Учительская газета» «АСТ-ПРЕСС» нәшрияты белән берлектә “Безгә сүзлек кирәкме?” дигән конкурс игълан итте. Шундый ысул белән оештыручылар укыту эшендә сүзлекләр кулланучы рус теле һәм әдәбияты укытучыларының үзенчәлекле методик эшләнмәләрен ачыкларга уйлый.
Бәйгедә Россия Федерациясе укытучылары катнаша ала. Моның өчен 2009 елның 31нче мартыннан да соңга калмыйча бәйгедә катнашу өчен гариза юлларга кирәк.
Тәкъдим ителгән эшләр арасыннан жюри 10 иң яхшы эшне сайлап алачак. Җиңүче дип табылганнар Мәскәүдә бушлай квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеген алачак. Укыту барышында ярышның финал этабы узачак. Абсолют җиңүче шәхси кабинетын җиһазландыру өчен сүзлекләр белән бүлекләнәчәк. Финалга эләккән катнашучылар да игътибардан читтә калмаячак.
Чыганак: window.edu.ru