Булачак мөгаллимнәрнең кышкы укулары башлана
Бүген, 2017 елның 26 нчы гыйнварында, 11.00 сәгатьтә булачак укытучылар өчен кышкы мәктәпнең I сменасы ачылачак. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре республика профсоюзы рәисе Юрий Прохоров, Казан сәләтләр ачык университеты директоры Айдар Акмалов катнашачак.
Педагогик кадрларны максатчан әзерләү проекты 2016нчы елда гамәлгә ашырыла башлады. Проектта катнашучы студентларга ай саен 15 мең сум күләмендә стипендия бирелә. Катнашучылар муниципаль районнарда кадрларга ихтыяҗны фаразлап сайланды. 2016нчы елда математика һәм информатика, физика һәм математика, химия, биология һәм химия, башлангыч белем бирү, туган (татар) тел, әдәбият юнәлешләре буенча әзерлек башланды. 2017нче елда аларга рус теле һәм әдәбияты өстәлде.