Казанда студентларга Планетарийга керү билетына ташлама тәкъдим ителә
24 Jan, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
25 гыйнвар Россиядә Студент көне буларак билгеләп үтелә. Казан федераль университеты бу уңайдан, 25-29 гыйнварда теләсә кайсы уку йортының студентлары өчен КФУның Планетариена керү билетына 50 процентлы ташлама тәкъдим итә, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.
КФУның Астрономия обсерваториясе базасында төзелгән заманча планетарий әле 2013 елда гына ачылган иде. Биредә күк йөзен телескоплар аша күзәтергә, интерактив экспозицияләр, астрономиягә багышланган күргәзмәләр белән танышырга мөмкин.