IV Халыкара археология мәктәбе яшь галимнәрне чакыра
IV Халыкара археология мәктәбе катнашучылар җыя башлавы турында игълан итә. Быел ул 21 августтан 3 сентябрьгә кадәр Болгар дәүләт тарих-архитектура музея-тыюлыгында уза, дип хәбәр итә Казан Федераль Университетының матбугат хезмәте.
Әлеге мәктәпне Казан Федераль Университеты белән А.Х. Халиков исемендәге Археология институты оештыра.
Мәктәп кысаларында борынгы керамика тарихы, борынгы социумнарны өйрәнү буенча костюм археология чыганагы, палеоантропология, эксперименталь археометаллургия секцияләре үтәчәк.
IV Халыкара археология мәктәбе эшен «Евразия халыкларының мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауның актуаль проблемалары» фәнни конференциясе йомгаклый.
Мәктәпне үтүчеләргә квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге таныклык тапшырыла.
IV Халыкара археология мәктәбенә бакалавриат, магистратура, аспирантураның соңгы курсларында укучы студентлар, яшь галимнәр һәм белгечләр чакырыла.
Гаризалар онлайн рәвештә 2017 елның 1 маена кадәр кабул ителә.