Сертификатлар алу мөмкинлеге янә ачылды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Бераз паузадан соң порталда янәдән түләүләр башкару мөмкинлеге ачылды. Татарстан банкларында хәл тотрыклы булмау сәбәпле, бу мөмкинлек вакытлыча ябылган иде.
Түләүле сертификат һәм дипломнарны порталда электрон ресурс урнаштырылуын дәлилләп һәм портал кысаларында узган бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча соратып алырга мөмкин. Рәсми викториналарда катнашкан һәркем сертификат сората ала (2016 нчы ел гына түгел!). Алдан хәбәр иткәнебезчә, Сибгат Хәкимгә багышланган викторинада аеруча уңышлы катнашканнарга исә дипломнар тапшырылачак (сертификат кына түгел, бәясе шул ук)!
2014 елдан соң урнаштырылган ресурс авторлары да сертификат сората алалар.
Барлык әлеге акчалар Татнетны үстерү фонды счетына күчәчәк һәм налоглар алынып калган өлеше Татнет проектларына тотылачак.
PS. Татар интернет-проектларын үстерүгә өстәмә ярдәм итәргә теләгән кешеләрне "Татнетны үстерү фондына ярдәм итү" битендә көтеп калабыз.
Фикерләр
Венера Хусаинова
18 гыйнвар, 2017 - 19:03
Permalink
Исәнмесез. Без акчаны
Исәнмесез. Без акчаны күчердек, дипломнар ничек килә? Рәхмәт.