Фәнис Яруллинга багышлап «Мин тормышка гашыйк» конференциясе үткәрелә
15 Jan, 2017 Раил Гатауллин 0
Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Мин тормышка гашыйк» исемле шәһәр фәнни-гамәли конференциясе (алга таба — Конференция) «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законын тормышка ашыру максатында ике елга бер тапкыр үткәрелә.
Конференциядә Казан шәһәре гомуми белем бирү оешмаларының V-XI сыйныф укучылары катнаша ала.
Конференциядә түбәндә күрсәтелгән темалар буенча фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләр каралачак:
- Ф. Яруллин иҗаты музыкада.
- Әдип иҗатында юмор һәм сатира.
- Язучы турында замандашлары.
- Ф.Яруллин иҗатында бәхет (туган як, балачак) темасы.
- Татар әдәбияты үсешендә Ф. Яруллин иҗатының роле.
- Иҗат бакчасында ( 5-11 сыйныф укучылары ирекле темага үзләре язган шигырьләрен, хикәяләрен тәкъдим итәләр (3 әсәр). Икенче турга үткән укучылар бер әсәрне яттан өйрәнеп киләләр.
Конференциядә катнашу түләүле (һәр катнашучыдан 100 сум).
Конференция турында тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә бирелгән.