Министрлык сайтының рус версиясендә яңа татарча мульфильмнар урнаштырылды
Мультфильмнарны һәркем ярата. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә! Аеруча - татар телендәге һәм татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны. Сыйфатлы булсалар - бигрәк тә!!!
Нәкъ менә шундый тансык мультфильмнар соңгы көннәрдә ТР Мәгариф министрлыгы сайтында (рус телле версиясендә) урын алды. Биредә "Фиксиләр" ("Фиксики") мультфильмының төгәл 60 сериясен карап була. Мультфильм "Халкыбыз мирасы" студиясендә тәрҗемә ителгән.
"Интертат" мәгълүматларына караганда, «Фиксиләр»не татарчага тавышландыруда Татарстанның халык артисты, А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты Хәлим Җәләй, Татарстанның халык артисты Рәмзия Фәйзуллина, Гүзәл Сибгатуллина, Лилия Әхмәтова кебек артистлар катнашкан. Проектның мөхәррире - Рабит Батулла.
PS. (!) Белем.ру порталы үз кулланучыларын авторлык хокукларын бозмаска, мультфильмнарны бары рәсми чыганактан - министрлык сайтыннан гына карарга тәкъдим итә. Авторлык хокукларын бозу очрагы (скачать итеп социаль челтәрләрдә урнаштыру һ.б. шундый тискәре гамәлләр) күзәтелмәсә, Татарстанның киләсе елларда тагын да күбрәк мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеге ачылачак.
Фикерләр
Раил Гатауллин
17 гыйнвар, 2017 - 12:12
Permalink
Фиксиләрне караучылар игътибарына!
Татар интернеты буенча безгә еш сораулар биреп торалар, аларга гел ярдәм итеп торабыз. Әлеге җавап - "Фиксиләр" мультфильмын элек карый алган, ә хәзер карый алмаучылар өчен.
Беренче көннәрдә мәгълүмат тест рәвешендә урнаштырылган, соңрак код алыштырылган һәм элеккеге мәгълүматны эченә алган кэш кулланучыларның браузерларында калган. Элек сайт ачылган, әмма хәзер сәхифәдә мәгълүмат күренми икән, ул вакытта кэшны чистарту ярдәм итәргә тиеш (браузер көйләүләренә кереп).
Гадәттә, CTRL+SHIFT+R комбинациясен кулланып сәхифәне яңадан тулысынча ачып карарга гына да була.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин