Татарстандагы мәктәп автобусларында төзексезлекләр килеп чыга башлаган
Питрәч районында прокуратура Ковали белән Пимери авыллары халкының җылытылмый торган мәктәп автобусында балаларны укырга йөртүләре турындагы коллектив шикаяте буенча тикшерү үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Татар Тау Иле (Тат-Ходяш) мәктәбенә караган “ПАЗ” автобусы 27 баланы йөрткән, автобус эчендә норма буенча 17-23 градус җылылык урынына +1,6 градустан артмаган, ишек резиналары да канәгатьләнерлек хәлдә булмаган.
Тикшерү барышында прокуратура хезмәткәрләре башка хилафлыклар да тапкан. Мисалга, автобус салонында бензинлы канистралар сакланган, запас ишек аша чыгу мөмкинлеге һәм ике утыргычта куркынычсызлык каешы булмаган, тагын берсендә шушы мөһим деталь ватык икәнлеге фаш ителгән. Шул рәвешле, әлеге җитешсезлекләр пассажирларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, дип билгеләп үтәләр прокуратурада.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Кулланучылар гомере һәм сәламәтлеге куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.