Казанның “La Primavera” камера оркестры талантлы балалар белән концерт куя
11 Jan, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанның “La Primavera” камера оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов тәкъдиме белән ел саен оркестр музыка мәктәпләрендә, балалар иҗат коллективларында шөгыльләнүче талантлы балаларны чакырып, Татарстан башкаласында концерт куя. Быелгы концерт 25 гыйнварда Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.
Бу юлы музыкаль программада “Новая волна” һәм башка иҗади проектларның финалистлары, “Голос” телепроектында катнашучылар, “Яңа исемнәр” фонды стипендиатлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика бәйгеләрендә катнашучы балалар чыгыш ясаячак.