Әдәби җәүһәрләр: Мирсәй Әмирнең тууына 110 ел!
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөюче дуслар!
Сезгә "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең бишенче - гыйнвар ае викторинасы темасын хәбәр итәбез. Викторина язучы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмиргә (06.01.1907 - 01.06.1980) багышланачак.
Мирсәй Әмир татар әдәбиятында шактый якты эз калдырган шәхес. Берникадәр вакыт ул «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. Сугыш чорында Мирсәй Әмир Татарстан радиокомитетында редактор була, 1943 ел башында ул Төньяк-көнбатыш фронтка китә, өч ай чамасы «Ватан өчен» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә эшли. 1937, 1961—1968 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасын башкара.
Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә вафат булды. Әмма аның иҗаты безнең күңелләрдә яшәргә тиеш. "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе әлеге шәхес турында истәлекләрне искә төшерергә, аның иҗатын хәтеребездә яңартырга ярдәм итәр, дип ышанып калабыз.
Якын көннәрдә Белем.ру порталының Ресурслар бүлегендә Мирсәй Әмиргә багышланган интернет-ресурсларга сылтамалар урнаштырыла башлар. Ә инде иң күп мәгълүматны, әлбәттә, китапханәләрдә алырга мөмкин. Кышкы ялларыгыз файдалы үтсен, елны яхшы эшләр белән башлап җибәрик!