Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныфның рус төркеме өчен)
27 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Гимадиева Эльвира Илдус кызы, ТР Әлмәт шәһәре Мирза Таһиров исемендәге “1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
5нче сыйныфка килгәндә укучылар белергә тиешле грамматик минимумы:
- Башында, уртасында, ахырында бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
- Лексик темаларга караган сыйфатларны артыклык, чагыштыру дәрәҗәләрендә кулланырга өйрәтү.
- Боерык фигыльнең барлык, юклык формалары.
- Кушма, парлы исемнәрне, мәгънәләрен аңлап, дөрес кулланырга ирешү.
- Биредә, тегендә, монда, анда рәвешләрен сөйләмдә куллануны ныгыту.
- Актив үзләштерелгән исемнәрнең тартым белән төрләнешен гамәли белүне ныгыту.
- Фигыльнең өйрәнелгән заман формаларын аңлап аера белү һәм дөрес белдерү өчен кирәкле формаларны сайлап кулланырга күнектерү.
- Саннарның өйрәнелгән төркемчәләрен гамәли белүне ныгыту.
- Зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндереп, дөрес куллануга ирешү. Берлек һәм күплек сандагы уртаклык һәм ялгызлык исемнәрен, тартым һәм килеш белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен системалаштыру.
5нче сыйныфка килгәндә укучылар белергә тиешле орфоэпик һәм орфографик минимумы:
- Сузык һәм тартык авазлар. Татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлап тору.
- Сүзләрнең иҗекләргә бүленешен истә тотып, сөйләм оештыра белү.
- Сүзләрнең басымын билгеләү. Басымның гамәли очракларын белү.
- Сингармонизм законының асылын гамәли белү.
- Хәрефләрне, сүзләрне, җөмләләрне каллиграфик дөрес итеп яза белүне камилләштерү.
- Сүзләрнең грамматик мәгънәләрен үзгәртә торган мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны (исемнәрдә – күплек сан, килеш; фигыльләрдә – юклык, заман, зат-сан) дөрес билгеләү күнекмәләрен булдыру.
- Җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.
- Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теленнән өстәмә сәгатькә эш программасы (5 сыйныфның рус төркеме өчен) | 172 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: