belem.ru
belem.ru интернет-порталы (http://belem.ru)

Баш бит > Балаларга Яңа ел бүләгенә Казан бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән

Балаларга Яңа ел бүләгенә Казан бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән

26 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Балаларга Яңа ел бүләгенә Казан бюджетыннан 20 миллион сум акча бүленгән
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

http://tatar-inform.tatar

Балаларга Яңа ел бүләкләренә Казан шәһәре бюджетыннан 20 миллион сумнан артык акча бүленгән, бүләкләрне мәктәпләрдә чыршы бәйрәмнәрендә 122 мең бала алачак. Бу хакта бүген Казан хакимиятендә узган эшлекле дүшәмбе җыелышында хәбәр ителде.

Быел Татарстан башкаласында Яңа ел бүләкләрен балалар бакчасына йөргән һәр сабый, башлангыч сыйныф укучылары, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр, кадет мәктәпләре укучылары, физик мөмкинлекләре чикле 3-14 яшькәчә балалар һәм ишле гаиләдә тәрбияләнүче 3-5 яшьлек сабыйлар алачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 26.12.2016 - 11:58): http://belem.ru/node/7072