Казанда Яшь мөгаллимнәр берләшмәсенең кышкы форумы узды
23 Dec, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы мәктәпләрендә эшләүче яшь мөгаллим һәм директорларның квалификациясен күтәрү, белем бирүдә инновацион алымнар куллануны популярлаштыру максатыннан, Казан Халыкара мәктәбендә 20нче декабрьдә Яшь мөгаллимнәр берләшмәсенең кышкы форумы уздырылды.
Форумда 300дән артык яшь укытучы, директор, урынбасарлар, өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, муниципаль совет һәм яшь мөгаллимнәр берләшмәсе рәисләре катнашты.
Җыен кысаларында түбәндәгечаралар уздырылды:
- Педагогик кейслар чемпионаты, ул Яшьәр эшләре буенча федераль агентлык гранты кысаларында уздырыла.
- "Һөнәри хыял артыннан", "Сәләтле балалар белән эшләүнең актуаль алымнары", "Вена кафесына сәяхәт" темалары буенча мастер-класслар.
- "Софт компетенцияне яшь мөгаллимнең уңышлылыгы детерминантасы буларак үстерү", "Яшь мөгаллим - замана мәгарифенең үзгәрүче рольләре системасында", "Сәләтле балалар белән эшләү: тәҗрибә, гадәтләр, инновацияләр" темалары буенча түгәрәк өстәлләр.