Баланың кулында петарда шартлаган
Яӊа ел алдыннан баланың кулында петарда шартлаган очрак инде теркәлгән. Әлеге фаҗига Новоуральскида булган. 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый. Әлбәттә инде, беренче чиратта баланың петарда тоткан уң кулы зыян күрә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табибларга кул чугын яңадан җыярга туры килә. Яшүсмернең ике бармак сөяге өзелгән була.
«Матур шартлый торган әйбер»неӊ бала гомерен куркыныч астына куюын онытмасак иде.
Шуны да әйтергә кирәк, Татарстанда янгынга каршы режим кертелде (15 декабрь - 10 гыйнвар). Министрлар Кабинетының әлеге карары нигезендә гражданнар 3-4 мең, вазифаи затлар - 20-30 мең сум, ә юридик затлар 200-500 мең сум штрафка тартылачак.