Казанның 119нчы мәктәбе - "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесе лауреаты
15-16нчы декабрьдә "Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен Мәскәүгә 20 мәктәп командасы арасында Казанның 119нчы мәктәбе командасы да китте.
"Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча жюри биш җиңүчене билгеләргә тиеш. Йомгаклау туры Мәскәүнең Капцовлар исемендәге 1520нче гимназиясендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең беренче этабында катнашу өчен һәр мәктәп "Уңыш, уңышлылык, уңышлы мәктәп - ул нәрсә?" темасына эссе язарга, һәм эсседа аталган һәр нигезләмәне мәктәп ничек гамәлгә ашыруын күрсәткән презентация ясарга тиеш иде. Катнашу өчен гариза җибәргән 3060 мәктәп арасыннан 180е икенче турга күчте, ә алар арасыннан 20 лауреат сайлап алынды.
"Уңышлы мәктәп" Бөтенроссия бәйгесе "Учительская газета" нәшрияты тарафыннан РФ Дәүләт Думасаның Мәгариф һәм фән буенча Комитеты һәм Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты белән берлектә үткәрелә.