Кышкы каникул көннәрендә Татарстан укучылары өчен чаралар исемлеге
13нче декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында кышкы каникуллар вакытында республика шәһәр һәм районнарында бәйрәм чаралары уздыруга багышланган брифинг үтте.
Брифингта ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Иҗтимагый Палатсы рәисе Анатолий Фомин, Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев, Казан шәһәре Башкарма Комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов чыгыш ясадылар.
Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, чараларны уздырганда аерым игътибар социаль яктан якланмаган катламга: мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга һ.б. юнәлтеләчәк.
Владимир Леонов Яңа ел алдыннан узучы иң мөһим чараларның берсе турында сөйләде: "Бу елны Республика чыршы бәйрәме 25нче декабрьдә Татнефть-Аренада уздырылачак. Анда 7 000 бала җыелачак, аларның 3 000-е - муниципалитет вәкилләре. Барлык катнашучылар да - төрле бәйгеләр җиңүчеләре һәм социаль яктан якланмаган балалар".