Татарстан китаплары Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә катнашачак
23 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан китап нәшрияты басмалары 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссамнар йортында узачак “Non/fictio№18” Халыкара интеллектуаль әдәбият ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярминкәдә дөньяның 20 иленнән 300гә якын нәшрият һәм әдәби берләшмә катнашачагы мәгълүм. Әлеге халыкара ярминкә белән үзенә күрә әдәби елга йомгак, заманча укучының ихтыяҗларына, кызыксынуларына анализ ясалачак. Ярминкә узган көннәрдә шунда ук әдәби очрашулар, китаплар тәкъдим итү чаралары, “түгәрәк өстәл”ләр булачак.