Апас районының Бакырчы мәктәбендә Шәүкәт Галиевне искә алдылар
21 Nov, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бу көннәрдә Бакырчы төп мәктәбенең 1-6нчы сыйныф укучылары балалар шагыйре, авылдашлары Шәүкәт ага Галиевнең туган көненә багышланган эчтәлекле кичә оештырдылар. Укучылар тарафыннан авылдашларының шаян шигырьләре сәхнәләштерелде, җырлар җырланды. 2нче сыйныф укучылары “Бииләр итек-читекләр” җырына бию тәкъдим иттеләр. Бу хакта районның "Йолдыз" басмасы яза.
Кичә Шәүкәт ага Галиевнең иҗат йортында-музейда үтте. Музей җитәкчесе Гыйлметдинов Рәшит абый авылдашының кыскача тормыш юлы, истәлекле мизгелләре белән укучыларны таныштырып китте. Бакырчы җирле үзидарәсе рәисе Фәрит Вәлиев Шәүкәт аганың олы җанлы әдип булуына басым ясады. Киләчәктә шигырьләре онытылмасын, укучылар тарафыннан гел өйрәнелеп торсын дигән теләкләрен җиткерде.