БДИ-2017нең рәсми документлары бастырылды
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) үзенең рәсми сайтында 2017нче елда 14 фәннән бердәм дүләт имтиханының КҮМ төзелешен һәм эчтәлеген регламентлаучы документларны бастырды. Бу - күрсәтмә вариантлар, кодификаторлар һәм спецификацияләр.
Агымдагы елның көзендә бу документларның проектлары киң иҗтимагый-һөнәри фикер алышу узды, аңа нәтиҗәләрне ПҮФИнең фәнни-методик составы утырышында ясадылар.
Кодификаторларда укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр һәм тикшерелүче элементларның эчтәлеге күрсәтелгән. Спецификацияләрдән КҮМнең эчтәлеге һәм төзелеше (биремнәрнең авырлык дәрәҗәсе буенча ничек урнашулары), эшне тикшерү системасы, имтиханны үткәрү шартлары турында белергә була. Күрсәтү варианты - ул БДИ КҮМнәренең үрнәге.
Исегезгә төшерәбез, химия, физика һәм биологиядән БДИ КҮМнәреннән җавапны сайлап ала торган биремнәр бетерелде. Башка фәннәр буенча биремнәрдә зур үзгәрешләр юк.
Моңа өстәп, ПҮФИ сайтында имтиханнарга әзерләнү материаллары тупланган барлык фәннәр буенча да БДИ ачык биремнәр банкы бар.